Қазақстан мұғалімдеріне арналған біліктілікті арттыру курстары

  • Өрлеу және Ұстаз жүйелерімен интеграция
  • ҚР Оқу-ағарту министрлігімен келісілген
  • Аттестаттаудан өтуге жарамды
Каталогқа өту

Соңгы кынгырау бәйрәме өчен сценарий 9,11 класс

Материалды алдын ала қарау:

Соңгы коңгырау бәйрәме 2024

 

1.А.Б.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар!Тантаналы линейканы ачып жибэру очен суз мэктэбебез директорына бирелэ.

Директор башлап җибәрә (гимн)

 

(балачак кое уйный 2 кыз чыга Самира һәм Элвира)

2 КЫЗ – Камиләәү, Зиләәү  килегез монда)))

З=К- Сез кем?

2 КЫЗ- Без  сезнең балачагыгыз бит)))

Камилә – балачагым...

Зилә - Ә кайда соң ул балачагым?

1нче КЫЗ Самира -    Гомер үткәне сизелә,

                        Син борылып карасаң.

                        Гел үзенә тарта ләкин,

                        Әкият ул балачак,

                        Эх күңелле балачак.

2 нче КЫЗ - Хәтерлисезме 1 сентябрьне сез беренче тапкыр мәктәпкә килгән идегез?

Камилә -  Әйе хәтерлим,  ул көн шундый матур  кояшлы  иде. Мин кулыма бер кочак чәчәк тотып мәктәпкә килдем.

Зилә – Әйе, мин дә хәтерлим. Безне тәүге укытучыбыз Фирдәвес апа җылы итеп каршы алды.

1 нче КЫЗ : Әйдәгез, хәтер йомгагын сүтеп,  сезнең балачак дөньягызга кайтып килик әле...

(ВИДЕО балачак)

Кечкенэ 1-2 бала уйнап йори.

Зилэ: Э сез кемнэр?

Балалар: Без 9 класснын балачагы. Сез аларны курмэдегезме?

Камилә – Курдек, элбэттэ. Энэ алар “Сонгы кынгырау” бэйрэменэ эзерлэнеп йорилэр. Әйдәгез.Без сезне алар бн очраштырабыз.

ЧЫГЫП КИТӘЛӘР КУЛГА КУЛ ТОТЫНЫШЫП.

1.А.Б   Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнен берсе. Буген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыячак.

Сонгы кынгырауның бугенге чыңлавы, башлангыч сыйныф белән саубуллашучы 4 сыйныф укучылары өчен дә бик монсу яңгырар.

 

2. А.Б. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек. Әйдәгез әле барыбыз да 11 һәм 9 классларны бирегә чакырыйк.

Әнә алар безнең унберенчеләребез һәм тугызынчыларыбыз!

 (Музыка астында 9-11 ләр  сәхнәгә үтәләр)

1. А.Б. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояш­лы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына- хөрмәтле директорыбызга бирик. Ә хәзер Ул укучыларга олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез,...........!

 Директор чыгышы.

 

Камилә. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен, Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен. (Директорга чәчәкләр бирелә.)

 

-           А.Б. Укучылырга узенен теләкләрен җиткерү өчен сүз районнан килгән вәкил-____________________________бирелә. (чәчәк)

 -  Чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләр әйтү өчен сүзне Кече Елга авыл җирлеге рәисе ................................бирелә. (чәчәк)

    - Авылыбызның имамы ............. абый сезнең дә укучыларга  әйтер сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез. (чәчәк)

 

 

Зилә: Укытучым минем , сунмәс назым,

Якты язым-балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.

 

Камилә.

Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә

Һәм беренче сүздән хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.

 

 

Укытучыма (укытучым сина карап)

Җыр (9-11 кл)

 

9 класс чыгып китә, 11 кала.

 

1 а.б. Сабый  күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, укучыларда үз көченә ышаныч уята алган, әлбәттә 1 нче укытучы. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучысы .......... кызы.Аның да сезгә  әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез.                                                                                              

Беренче укытучы сөйли.

Камилә: Бар гомерне җитәр яктыртырга,

                 Сез кабызган утның яктысы.

                 Нурга күмсен иде гомерегезне

                  Безнең гомернең дә балкышы.

Зилә: Камилә, исеңдәме, без апрель аенда, Ләйсән апага әйтмичә, дәресләрдән качарга уйлаган идек.

Камилә: Әйееее, исемдә.

Видео-Ләйсән апа турында

2 А.б.  Сезнең тормышыгыз, тәртибегез, укуыгыз өчен янып- көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы класс җитәкчегез – Гиниятова Ләйсән Миннулла кызы.  Мәктәп елларында ул сезнең яныгызда көн дә булды: кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкындай кырыс та була белде. Ләйсән апа сүз сезгә. Рәхим итегез!

Класс җитәкчесе сөйли.

Зилә: Укытучы – нинди горур исем!

           Бөек исем йөрәк түрендә.

           Икенче ана булдыгыз бит сез

          Мәктәп дигән белем илендә.

Камилә: Без сезгә авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, бәхет – шатлык, озын гомер телибез. Рәхмәт сезгэ, мең рәхмәт.

11 кл чэчэк бирәләр, чыгып китәләр, шул арада 9 нчы кл сәхнәгә үтә.

9 нчы сыйныф җыр+видео.

2 а.б.  Балаларның нәни күңелләренә белем орлыклары салу зур көч, зур тырышлык таләп итә. Авыр да, мактаулы да эшендә сынатмаган, куп еллар балаларга белем биргән, тәҗрибәле укытучы- ..............- 9 нчы сыйныфның беренче укытучылары. Аның да укучыларга әйтер сүзе бардыр. ?

(беренче укытучы сөйли)

1 АБ 4 сыйныфта аларнын сыйныф җитәкчесе ...................  булдды. ................укучыларын яратып, тормышларында, укуларында уңышлар теләп башлангыч сыйныфтан урта мәктәпкә озатып калды. ............... сүз сезгә бирелә.

(........... сөйли)?

Рамиля шигырь сөйли

 

1 аб. Башлангыч мәктәпне тәмамлап чыккач, 9 сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфта .............алды. 7 нче- 8 нче сыйныфта аларны Садриева Фаридә  уз канаты астына сыендырды,  бугенге көндә 9 нчы сыйныфны ..................... җитәкли. ..................да балаларны уз итеп, аларның тормышы, укулары турында борчылып, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәттеләр. Хөрмәтле ................................, рәхим итегез.   

(Кл жит сөйли)

 

Энже:  Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчеләребез.............! Сезгә чын күңелдән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.

 

Интервью видео

 

Искэндэр шигырь сөйли (Буләкләр бирелә)  и чыгып китәләр

 

11 керә.

Зилә: Укытучылар! Сез — чиксез ихтирамга лаек  затлар! Безнен тормышыбызда сезнең кебек укытучылар тбулуы — үзе зур бәхет.

Камилә: Без озак еллар сезең җылы карашыгызны тоеп, һичшиксез, кирәкле киңәшләрегезгә ия булып яшәдек. Безнең һәрбер уңышыбыз өчен ихластан сөенеп,дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм иткәнегез өчен  чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Зилә:  Безне дәуләт имтиханнарына әзерләуче укытучыларыбыз! Алны- ялны белми, безгә белем биреп, имтиханнарга әзерләвегез өчен бик зур Рәхмәт Сезгә, укытуыларыбыз!

Камилә: Мәктәбебезне һәрчак тәртиптә тотучы җыештыручы апалар, ашханәдә һәркән җылы ашлар бн сыйлаучы повар апалар, Сезгә дә бик зур рәхмәт!

 

Камилә Зилә укытучыларны котлыйлар.  (музыка).

 

2 аб. 4 нче сыйныф укучыларының да башлангыч сыйныфтан чыгарлыш көне, бүген алар өчен дә тантаналы көн. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

4        нче сыйныф җыр+шигырь сөйли. Әти әниләр сузе!

 

1 А.Б. 11 ләр! Бүгенге бәйрәмдә иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне назлап-кадерләп, армый-талмый тәрбияләп үстергән. Хәзер 11нчы сыйныф укучыларының әти - әниләренә сүз бирелә, рәхим итегез. (җыр яңгырый пианино куңелгә утә торган)

Камилә: Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрвакыт без сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыгыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез.

  Зилә: Әткәй-әнкәй – минем пар канатым,

   Сез булганга дөньям түгәрәк.

   Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

     Яшик әле, яшик бергәләп.

 

(җыр астында әниләргә чәчәк бирәләр)

11 класс чыгып китә.

   

Җыр әни турында.

 

9 кл керә.

 

2 аб Укучылар Сез әти-әниләрегез өчен матурлардан  да матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Хәзер сүзне 9 нчы сыйныфның әти-әниләренә бирәбез. Рәхим итегез!

Әти-әниләр сузе

9 класс шигырь

Ике якта ике фәрештәдәй,

Тыңлап синең һәрбер сүзеңне,

Кайгыртучан әти-әниең торса,

Иң зур бәхет шушы бит инде.

 

2 аб

 

1 класс чыгышы

 

КамилэБик күп нәрсә белерсең син

              Туган илең турында.

Зилэ     Син бит хәзер бик зур кеше –

              Әлифбаң бар кулыңда.

 

11 ләр 1 класска буләк бирә.

 

(9 кл керә) Барысы бергэ тезелэ.

 

  9-11 кл Оныта алмыйм җыр

 

Камилә

Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез

Гел биеккә үргә атларга.

 

Зилә Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен мең рәхмәт

 

Зухра Зур юлларга озатып кала

Мәктәп  кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Соңгы яңгыраулары.

 

Искәндәр  Алда юллар, алда еллар,

Зур сынаулар көтәләр.

Кыңгырау хыялларың

Киләчәккә илтәләр.

 

Энҗе Кешеләргә мәхәббәтне

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым

Китәсем килми бердә!

 

Әдилә. И мәктәбем, күңел җырым аша ,

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Мин һаманда укучысы әле,

Тормыш дигән олы мәктәпнең.

 

Рамилә.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзләп без килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

 

 

 

1 А.Б. Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынабыз очып китәргә,

Яшьтән күңелебезне җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

Җыйналдык без барыбыз да –

 Бүген зур бәйрәм

Күңелләрне дәртләндереп,

Биеп бер әйлән

 

Флешмоб 4,9,11 класс

 

2 а.б. Кадерле, 9нчы, 11 нче  сыйныф укучылары!

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, сөенеч, изге күңел белән

Каршылагыз  һәр көн иртәсен.

 

1 а.б. Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле Юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.

 

1 а.б. Алъяпкычың, дустым, ак икән,

Ак булса да салыр чак җиткән;

Хыяллар – ак җилкән,

Кузгалырбыз иртән,

Ерак юлга чыгар чак җиткән.

 

Хөрмәтле укытучыларыбыз, сезне чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубулашу вальсы биергә чакырабыз.

 

2 А.Б. Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә яңгырый, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары.

Хәерле юл сезгә!

11 һәм 9 лар 1 классларны алып чыгып китэлэр.

1 А.Б. Хөрмәтле килгән кунаклар, әти-әниләр,  укытучылар, укучылар, бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Соңгы кынгырау бәйрәме өчен сценарий 9,11 класс

  • DOCX

Файл келесі форматта жүктеледі:

  • DOCX

Материал авторы

Гиниятова Лайсан Миннулловна

  • Сайтта: 12 жыл 6 ай
  • Жалпы қаралым саны: 19092
  • Жазылушылар: 0
  • Жалпы материал саны: 9
  • 19092
    қаралым
  • 9
    материал
  • 0
    жазылушы

Бұл материалды сайтқа Гиниятова Лайсан Миннулловна жариялаған.
InfoLesson ақпараттық делдал болып табылады. Жарияланған материалдар үшін толық жауапкершілікті материалды сайтқа жүктеген пайдаланушылар көтереді. Егер материал авторлық құқықты бұзады немесе басқа себептермен сайттан жойылуы тиіс деп есептесеңіз, материалға .

Материал жасауға арналған ЖИ

ЖИ көмегімен материал жасаңыз

Дайын материалдар сәйкес келмесе — нейрожелілер көмектеседі

Конспектілер, тесттер, презентациялар, жұмыс парақтары және басқа материалдар — сабағыңызға, сыныбыңызға және сабақ мақсаттарыңызға сай бірнеше минутта дайын болады.

Тегін қолданып көріңіз

Құралды таңдаңыз

~80

Нейрожелілер қателесуі мүмкін. Жауаптарды міндетті түрде тексеріңіз.

Басқа материалдар

Бұл курстар сізді қызықтырады: