“А. Әхмәтгалиева «Кайтаваз» әсәрен өйрәнү. Кеше тормышында аналарның роле. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт."
Материалды алдын ала қарау:
Тема. А. Әхмәтгалиева «Кайтаваз» әсәрен өйрәнү. Кеше тормышында аналарның роле. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт.
Татар мәктәпләренең 9 нчы классы өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
Эшне башкарды: Юнысова Фирүзә Хәмзә кызы
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Бари Габдрахман улы Габдрахманов исемендәге Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема. А. Әхмәтгалиева «Кайтаваз» әсәрен өйрәнү. Кеше тормышында аналарның роле.
Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт.
Максатлар:
Дидактик. Әсәрнең идеясен үзләштерүне оештыру, әсәрне анализлау күнекмәләрен булдыру.
Үстерелешле .Укучыларның логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен җирллек тудыру.
Тәрбияви. Укучыларда ата-аналарга карата хөрмәт кайгыртучанлык,мәрхәмәтлелек хисләрен үстерү өстендә эшләү.
Планлаштырылган нәтиҗәлек:
Предмет буенча: . Әсәрне анализлау күнекмәләрен камилләштерү, әсәрнең идеясен ачыклау, геройларның эш-гамәлләре аша аларга бәя бирү .
Шәхескә кагылышлы: иҗатка кызыксыну уяту, әхлакый кыйммәт буларак мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисенә төшенү, аналарның кеше тормышындагы ролен билгеләү ,үзүсеш өчен шарт тудыру; Метапредмет:
1) Регулятив гамәлләр: уку материалы белән мөстәкыйль эшли алу,
2) Танып белү гамәлләре: УМ чишү юлларын эзләү, кирәкле мәгълүматны сайлап алу, нәтиҗә ясау , чагыштыру, .
3) Коммуникатив гамәлләр: иптәшләренең фикерен тыңлый белү, уз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү .
Җиһазлау.дәреслек, проектор, комьпютер, мультимедия презентациясе, аңлатмалы сүзлек.төрле төстәге йөрәк рәсемнәре.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм аны адымлап чишү I.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.
1.Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү. Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез әле ,без дә бер-беребезгә елмаеп,уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.
2. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар,сезгә өй эше итеп язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплап килергә бирелгән иде.(Чыгышлар интернет ресурсларын файдаланып әзерләнә һәм төрле формада булырга мөмкин.Өй эшләре укытучыга электрон рәвештә алдан җибәрелә.Укытучы эшләрне тикшереп өй эше өчен билгеләр куя,иң эчтәлекле чыгыш класска тәкъдим ителә ) 3. УКУ мәсьәләсен кую. -Укучылар, без сезнең белән Айгөл Ахметгалиеваның тормышы ,иҗаты белән таныштык .Ә бүген без аның “Кайтаваз “ әсәрен өйрәнербез.Әсәрнең төп идеясен билгеләрбез(Әсәрне укучыларга алдан укып килергә кушарга мөмкин). (1слайд) Әсәрне укый башлаганчы әсәрнең исеменә игътибар итәбез.Кайтаваз сүзе нинди мәгънәгә ия?(Укучылар җавабы тыңлана. Аңлаталы сүзлектән сүзнең мәгънәсен укучылар үзләре табалар.)
Кайтаваз 1) Кире кайтып ишетелгән тавыш 2) Җавап буларак барлыкка килгән кабатланган күренеш. (2 слайд)
Кайтаваз сүзенең ике төрле мәгънәсе бар. Автор ни өчен әсәрен “Кайтаваз” дип атаган?
Әсәрне уку барышында әлеге сорауларга җавап эзлибез.
II.УКУ мәсьәләсен адымлап чишү
1.Укучылар, хикәядә сезгә аңлашылмаган сүзләр булырга мөмкин, әлеге сүзләрең мәгънәсен сез тактадан карый аласыз.(3 слайд) (Укучылар хикәяне укыйлар)
Сүзлек. Мәгърур-горур, кылтык-кыланчык,зекер әйтеп утыра-сөйләп утыра,теләп утыра, куш йөрәк-кыю ,курку белмәс
2.-Укучылар, әсәр нәрсә турында?
Көтелгән җавап: Ана белән бала мөнәсәбәте турында.
-Хикәянең кыска сюжетын сөйлибез. Һәрберебез берәр җөмлә әйтә.
Көтелгән җавап.Ана кызы һәм кияве белән тозлы күлгә барырга чыккан.Алар юлда ял итәргә туктыйлар.Тау елгасы кызның сабый чагында булган вакыйгаларны исенә төшерә.
Кыз әнисе турында кайгырта.
-Укучылар,хикәядә сурәтләнгән вакыйгаларга карап әсәрне ничә өлешкә бүләр идегез? Нинди өлешләргә?
Көтелгән җавап. Ике өлешкә. Беренче өлештә ананың яшь вакыты, кызның сабый чагында булган вакыйгалар. Икенче өлештә ананың олыгайган вакытында булган вакыйгалар сурәтләнә
-Беренче өлештәге образларны билгелибез.
Көтелгән җавап.Яшь ана,кызчык,сарык ,бәрән.
-Беренче өлештә нинди вакыйгалар сурәтләнә ?
Көтелгән җавап. Ана ,узенең гомерен куркыныч астына куеп, язгы ташыган елганың ар ягындагы сарыкның бәрәнен һәм сарыкның үзен торба-басма аша алып чыга.Кыз да басмага кереп суга егылып төшә.Анага кызын да салкын сулы елгадан алып чыгарга туры килә.
-Басма аша чыгу бик куркыныч икәнен белсә дә, кыз басмага керә?Ни өчен?Җавапны текстан табып укыйбыз.Нәтиҗә ясыйбыз.
Көтелгән җавап.”Дөньядагы иң газиз кешесен югалтудан курку хисе өстенрәк булып чыкты
-аяклары торба өстеннән бер...ике...кечкенә адым ясады”Кыз өчен әнисе дөньядагы иң якын кеше,ул аны югалтудан курка,шуның өчен ул аңа якынаю өчен,аның янәшәсендә булу өчен басмага керде.
-Текстта ана тарафыннан шундый сүзләр әйтелә:
-Әй бу инәйләр ...бала дип бозлы суларга төшәргә дә әзер шул. Бу сүзләрне ана кайчан әйтә һәм әлеге сүзләргә нинди мәгънә салынган?
Көтелгән җавап.Әлеге сүзләрне ана бәрәне өчен язгы суга ташланырга әзер торган сарыкны күргәннән соң әйтә.Кешеләр генә түгел, хайваннар да уз балалары өчен гомерләрен куркыныч астына куярга ,авырлыкларны үтәргә әзер икәнен аңлата.
-Әлеге сүзләр ананың үзенә туры киләме?
Көтелгән җавап.Әйе,ана әлеге сүзләрне ана сарыкка карап әйткән булса да,аның үзенә дә бозлы судан баласын алып чыгарга туры килде.
-Кызчык әнисенең үзен коткаруын ничек бәяли?Ул моны шулай булырга тиеш дип кабул итәме?Җавапларны дәлиллибез.
Көтелгән җавап.Кыз әнисенең гомерен куркыныч астына куеп үзен коткаруын бик дөрес аңлый.Ул аңа бик рәхмәтле.”Әнкәем,газизкәем,кирәксә мин дә синең өчен утка -суга керемен “ дигән юллар моңа дәлил булып тора. -Текстың икенче өлешендәге образларны билгелибез
Көтелгән җавап .. Олыгайган ана,кыз,кияү
-Текстның икенче өлешендә нинди вакыйгалар сурәтләнә?
Көтелгән җавап.Үсеп җитеп үз тормышын корган кызы белән кияве ананы тозлы күлгә дәваланырга алып баралар.
-Кызның һәм киявенең анага мөнәсәбәте нинди?
Көтелгән җавап .Кызы да кияве дә ананы бик яраталар, хөрмәтлиләр.Аны кайгырталар.
-Ана кызыннан канәгатьме? Дәлиллибез.
Көтелгән җавап. Әйе.” Мине кадерләгән кебек,үз балаларыгыз сезне кадерләсен, “-дип ул изге теләкләрен тели.Кызының кайгыртучан мөнәсәбәте аның күңелен нечкәртә.Күзләренә бәхет яшьләре жыела.
-Авыл халкы”Кызың белән киявең кулларында гына күтәреп йөртә дип аһ итеп сөйли” ,дигән юллар нәрсәне аңлата?
Көтелгән җавап.Кулларында күтәреп йөртә дигән сүз ,ананы бик хөрмәтлиләр дигәнне аңлата,моны авыл халкы да күрә,бәяли.
-Дәрес башында куелган сорауга җавап бирәбез.Әсәр ни өчен “Кайтаваз” дип аталган?
Көтелгән җавап.Әсәрдә ананың баласына булган уңай мөнәсәбәте аны яратуы,аны кайгыртуы картайган көнендә үзенә әйләнеп кайта.Яшь вакытында ана кызын кайгыртса,ә олыгайгач кызы ананы тәрбияли.
3.-Укучылар,татар халкында ана белән бала мөнәсәбәтен чагылдырган бик күп мәкальләр бар ( 4 слайд) Бирелгән мәкальләрнең кайсысы әсәрнең эчтәлегенә туры килер?Аңлатып карыйк әле. Укучыларның фикере тыңлана.
-Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.
-Яктылык — кояш янында, яхшылык — әни янында.
-Ана күңеле балада,бала күңеле далада.
4.Укучылар,әсәрдә ана кичергән хис-кичерешләрне билгелибез. Соклану,сөенү,канәгатьлек,икеләнү, кызгану,курку,борчылу,горурлык,бәхет -Сез әлеге хисләрне нинди төсләр белән билгеләр идегез?
Укучылар чиратлап үзләре сайлаган төстәге йөрәкчекләрне алып тактадагы йөрәк рәсеме өстенә ябыштыралар һәм ни өчен шушы төсне сайлауларын аңлаталар.
Мәсәлән,сөенү-сары төс ,яктылык, кояш нурлары,соклану-яшел төс ,табигать төсе табигатькә сокланабыз
-Укучылар,игътибар итегез әле ,йөрәк рәсемебез нинди чуар төскә керде!
-Аналар йөрәге дә нәкъ шушы йөрәк кебек узенә барысын да сыйдыра.Сезнең өчен шатлана да,кайгыра да,уңышларыгыз белән горурлана да ,сезнең хаталарыгызны да гафу итә.Әниләрегезнең бәхетле булуы бары сездән,сезнең яхшы эш -гамәлләрегездән тора.
5.Укучылар, әлеге әсәре белән автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән?Әсәрнең идеясен билгелибез.
Көтелгән җавап. Әниләр өчен бала иң кадерле зат.Ул баласы өчен утка да суга да керергә әзер.Шулай ук бала өчен әни дөньядагы иң кадерле кеше.Балачакта әниләр безне кайгырса, алар олыгайгач без аларны кайгыртырга тиешбез.
6. -Укучылар, без бүген ана һәм бала мөнәсәбәтенең уңай үрнәге белән таныштык.Чыннан да, әниләр һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Алар сезне иркәләүче дә, тәрбияләүче дә, яшәргә көч -дәрт бирүче дә. Без гомеребез буена әниләребез алдында бурычлы. Татар әдәбиятында да әниләргә багышлап бик күп әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Сез кайсылары белән таныш?
Көтелгән җавап.Сибгат Хәким “Әнкәй”,Ә Еники “ Матурлык”, Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”, Ш.Хөсәенов “Әни килде”
-Ш.Хөсәенов “Әни килде” әсәрендәге балаларның әниләренә мөнәсәбәте белән “Кайтаваз” әсәрендәге кызның әнисенә мөнәсәбәтен чагыштырып карыйк әле.
Көтелгән җавап.”Әни килде” әсәрендә балалары авыру аналарын карарга теләмиләр,үзләренең әниләре алдындагы бурычларын оныталар.”Кайтаваз” әсәрендә кыз киресенчә,әнисен хөрмәтли ,кайгырта.
-Әйе,укучылар аналарга карата начар мөнәсәбәтне әсәрләрдә генә түгел, тормышта да тормышта да очратырга мөмкин. Шуны онытырга ярамый, үз ата-анасын оныткан, тәрбияләмәгән, хөрмәт күрсәтмәгән кеше тормышта беркайчан да бәхетле булмаячак.Әлеге начар мөнәсәбәт олыгайгач, кайтаваз булып аның үзенә дә әйләнеп кайтачак.Юкка гына “ Җәннәт аналарның аяк астында “ дип әйтмиләр Ш.Рефлексия.
1 нче адым.
Без бу дәрестә нәрсә эшләдек? Айгөл Ахметгалиеваның “Кайтаваз” хикәясен укыдык.
Без нәрсә эшләргә тиеш идек?
Әсәрне укып аның төп идеясен билгеләргә тиеш идек
Ничек эшләдек?Хикәяне укыдык,сюжетын сөйләдек,өлешләргә бүлдек,ана белән кызның эшләгән эшләренә бәя бирдек. Мәкальләргә аңлатма бирдек.Ананың хис кичерешләрен анализладык.Әсәрнең идеясен билгеләдек.(Идея кабатлана)
-Укучылар сез бүгенге дәрестә үзегезнең тормышыгыз өчен кирәкле мәгълүмат ,киңәш алдыгызмы?
Укучылар фикере тыңлана
2 нче адым. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеге бәяләнә.
3нче адым. Өй эшләре тәкъдим итү. эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә: репродуктив эшчәнлеккә: Алдагы дәрес өчен кирәкле мәгълүмат белән танышу (мәҗбүри)Укытучы үзе билгели. конструктив эшчәнлеккә: “ Минем әнием”кечкенә күләмле инша язу(ихтыяри) иҗади эшчәнлеккә: “Мине тетрәндергән вакыйга” хикәя язу.(ихтыяри)
Кулланылган әдәбият:
“А. Әхмәтгалиева «Кайтаваз» әсәрен өйрәнү. Кеше тормышында аналарның роле. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт."
Нені өзгерткіңіз келеді?
Мысалы: безендіруді жаңарту, тапсырмалар қосу, сыныпты өзгерту, мәтінді қысқарту немесе материалды бейімдеу.
Нені өзгерткіңіз келеді?
Мысалы: безендіруді жаңарту, тапсырмалар қосу, сыныпты өзгерту, мәтінді қысқарту немесе материалды бейімдеу.
Өзіңізге қолайлы курсты табыңыз
Каталогта әртүрлі бағыттар бойынша 8 114 курс бар
Басқа материалдар
Бұл курстар сізді қызықтырады:
- Біліктілікті арттыру курсы «Актуальные вопросы банковской деятельности»
- Біліктілікті арттыру курсы «Источники финансов»
- Біліктілікті арттыру курсы «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»
- Біліктілікті арттыру курсы «Основы менеджмента в туризме»
- Біліктілікті арттыру курсы «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
- Біліктілікті арттыру курсы «Экономика и право: налоги и налогообложение»
- Кәсіби қайта даярлау курсы «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
- Кәсіби қайта даярлау курсы «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
- Кәсіби қайта даярлау курсы «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
- Кәсіби қайта даярлау курсы «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
- Кәсіби қайта даярлау курсы «Организация и предоставление туристских услуг»